НАРАЗЫЙЛЫК и. иск. Ризасызлык, канәгатьсезлек. Шуның өчен үзенең муллаларда сәгадәтлегеннән тотынып уйларга тотына иде дә, ул Сәгадәтнең фахишәлегенә барып бәрелеп, аның күңеленә әллә никадәр наразыйлык фикере уятканга, аны ташларга тели иде. Г.Исхакый. Авыру карауның бөтен җәфасын күтәрү өстенә, ул әле сиңа бернинди наразыйлык-фәлән дә сиздерми. Ә.Еники |