НАР IV и. Ике өркәчле дөя белән бер өркәчле дөядән туган бик чыдам һәм көчле кушылгак (аркасындагы ике зур булмаган өркәче бер булып кушылып үсә). Йөк авырын нар күтәрер. Мәкаль. Егылсаң нардан, әҗәлең әллә кайдан. Мәкаль. Туктамыштай олы хан Киң Җанбайга анда әйтте: «Садагын кырык нарга тарттырган Солтанатын Улда белән Вылдадан арттырган Хан алдында ат тоткан, Тамагына алты хат тыккан – Кәмалның улы Киң Җанбай, Киңәшең артык би Җанбай». Дастан. Сары Үзәктә көче-гайрәте, тиз йөрүе белән аңа [Каранарга] тиң нар, мөгаен, юктыр. Ч.Айтматов |