НАР I и. нем. сөйл. 1) Күп кеше яши торган казарма, барак, төрмә кебекләрдә такталардан ясалган ятак, такта сәке. Хәтереңдәме, теге икәү нарда йоклаган чаклар. Һ.Такташ. Абушахман урыныннан сикереп тора һәм нарда ятучыларга шундый ачу катыш шелтәле караш ташлый, тегеләр, телләрен тешләгән кебек, берьюлы тынып калалар. Г.Әпсәләмов. Тоткыннарны нарларда йоклаталар иде. Р.Мостафин

2) күч. Төрмә. Нарда яту



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә