НАНЫЙ и. Балаларга, яшүсмерләргә, яшьләргә иркәләп эндәшү, мөрәҗәгать итү сүзе. И наный, сиңа сөйләр сүзләрем бик күп минем. М.Мәһдиев. Монысы, билләһи дип әйтәм, соңгысы, наный. В.Нуруллин. Дөрес булмаска соң, наныем, шаяртып сөйли торган сүз түгел лә. Р.Мөхәммәдиев. Каушама, наным, борчылма берүк, бик әйбәт яшәрсең бездә... Р.Зәйдулла |