НАН и. фар. Тандырда пешерелә торган зур көлчә; гомумән икмәк, ипи. Якыныңа җаныңны бир, ата-анаңа наныңны бир. Мәкаль. Ул кем иде? Соңгы сынык нанын сиңа биреп, Ач калса да, «балам» диюче? Һ.Такташ. Бәргәләнә бәгырь, бәргәләнә, якты сорый җаным, нан сорый, рухи уразадан чыга алмый, үзен-үзе көчкә асрый. Ә.Дусайлы. Мөхәррирләр язу эшен сөйләгәндә, Күмәччеләр сөйләр күпме салган нанын. В.Җәлал |