НАМУССЫЗЛЫК и. 1) Намуссыз булу; оятсызлык. Ул адәм халык арасында үзенең намуссызлыгы белән билгеле. М.Мәһдиев. Оятсызлыктан, намуссызлыктан куркырга кирәк, балам. Ә.Еники

2) Намуссыз кыланыш, гаеп эш. Баксаң, янәшәсендә хәерчеләр, йолкышлар җан асраганда, аның җитеш яшәве намуссызлык шикелле бит... Р.Зәйдулла. Андый усал хәйләгә һәм намуссызлыкка барырга ул [Сөләйманов] бик яшь әле. Ә.Еники



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә