НАМУССЫЗЛАНУ ф. 1) Намусны, оятны югалту, намуссызга әйләнү 2) Кемгә дә булса намуссызлык эшләү, гаделсезлек күрсәтү. Син, дустым, намуссызланма! Бер дә килешми. М.Мәһдиев Намуссызлана бару Торган саен намуссызлыгы арту. Син, җаным, торган саен намуссызлана барасың түгелме соң? М.Мәһдиев. Торган саен күршем оятсызлана, намуссызлана гына бара. Казан утлары |