НАМУССЫЗ 1. с. Ояты, намусы булмаган; вөҗдансыз, оятсыз. Мин – намуссыз сугышчымыни инде? М.Мәһдиев. Әнә Толстой бай булган, граф, ә кем аны намуссыз, вөҗдансыз дип әйтә ала? Р.Зәйдулла. – Әйе, – дидем мин, – әгәр дә намуссыз кешене очратсагыз, бер дә аптырамагыз, ул кешенең акылы да, гыйлеме дә булмас. Акыл һәм аң намуссыз адәмдә тормыйлар! Ф.Яхин 2. и. мәгъ. Намусы булмаган, вөҗдансыз, оятсыз кеше. – Укы, балам, – дияр иде әнием. – Әгәренки Гыйльми Салихы ише намуссызларга баш бирергә теләмәсәң, укы. Тырыш! А.Гыйләҗев. Кара төннең күзе юк, Намуссызның йөзе юк. Р.Фәйзуллин. Алыпсатарлар, спекулянтлар, --- сараннар вә комсызлар, намуссызлар, каруннар --- көннән-көн артсын! Р.Мирхәйдәров |