НАМУСЛЫ с. 1. 1) Намусы, ояты булган; гадел. Шушы авариядән соң ике ел үткәч, намуслы галим үз-үзенә кул салды. Р.Зәйдулла. Без карак түгел, без намуслы, димәкчеләр. М.Мәһдиев. Ә бит биредә яшәргә ярамаганлыгын әле теге елларда да курыкмыйча әйтә алган намуслы галимнәр булган! Ф.Бәйрәмова

2) Кемнең дә булса үз вазифасына, эшенә һ.б.ш.га намус белән карауга нигезләнгән. Тик намуслы хезмәт Шат тормышлы итә кешене. Ф.Кәрим

2. и. мәгъ. Намусы, ояты, вөҗданы булган кеше. Сүгәргә мин тиеш идем ул чак, Намуслылар еларлык итеп. Х.Туфан

3. рәв. мәгъ. Намус белән, тиешенчә. Бөек Ватан сугышы чорында халкыбыз намуслы эшләде, арысланнарча сугышты. Татарстан яшьләре. Әгәр дә укуга намуслы карап, күңел биреп шөгыльләнсәң, бездән бик яхшы артист чыгарга мөмкин. Мәгърифәт



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә