НАМУСЛАНУ ф. 1) Нинди дә булса эш-гамәлне башкарырга күңел бармау, намус каршы килү. Аннан акча сорап торырга намусландым, йөрәгем җитмәде. Казан утлары 2) Оялу, уңайсызлану, кыенсыну. Мин хәзер сине «сөеклем» дип хитап кылырга намусланамын. М.Гафури. Ә миңа калса, өлкәнәя төшкәч, бу хикәяне ишеткән саен отыры ояла, намуслана идем. М.Кәрим Намусланып тору Хәзерге моментта намуслану; гел, һәрвакыт намуслану Намусланып йөрү Күптәннән бирле, шактый вакыт намуслану |