НАМУС и. гар. 1) Кылган гамәлеңне, тәртибеңне, үз-үзеңне тотышыңны, үзеңне бәяләү хисе, тойгысы. – Ул кешеләрдә намус вә вөҗдан юкмыни? – дип игътиразлар итә. Г.Тукай. Монда ахырзаман, этеш-төртеш, ачы итеп, җиде катлы итеп сүгенү, ә син, бабай, ниндидер намус турында сөйлисең. Р.Зәйдулла. Оят, намус төшенчәләре бөтенләй бетте хәзер сатучыларда. Татарстан яшьләре 2) Яхшы исем, абруй, дан. И аягың коргыры! Намусыбызны таптадың. Г.Тукай. Аның Җәмилә белән сөйләшеп утырасы килде, әмма кыз үз намусы өчен борчыла иде. Ф.Яхин. Ватанның намусы өчен күпме кешеләр башларын салдылар. Сөембикә 3) Гыйффәт, сафлык, кызлык. Кызлык намусын, мәхәббәтен югалткан кызның киләчәге була аламы? Г.Шакирова ◊ Намус белән 1) Чын күңелдән, күңел биреп, тырышып. Абдулла үз тормышында әллә ни үзгәрешләр көтмичә, хезмәтен әүвәлгечә намус белән үтәүдә булды. Э.Касыймов. Тик бер шарт намус белән үтәлергә тиеш: теге «правокатор»ларга һәркем берәр кушуч борчак кузагы бирергә тиеш. М.Мәһдиев. Очрашуда катнашучыларны Эчке эшләр министры Әсгать Сәфәров намус белән хезмәт итәргә, милициядә эшләүләре белән горурланырга чакырды. Мәгърифәт; 2) Тиешенчә, ничек кирәк шулай. Мин үземнең кечкенә тормышымны намус белән үттем, намус белән үләм дә. Г.Кутуй. Галимнәр, картлар, яшь балалар, аналар вә кызлар кала эченнән чыгарылсын, аларның һәлакәте өчен юкса Йосыф хан намусы белән җавап бирәчәк икән. Ф.Яхин. Иманлы үтсен көнегез, Яктылык сипсен йөзегез, Намус белән гомер итегез. Г.Юнысова. Намус белү Уңайсызлану, оялу, кыенсыну. Син, кайчаннан бирле эшләмичә, әти-әниең өстендә ятасың. Бераз намус белергә кирәк. Казан утлары. Намус кушу Әхлакый нормалар һичшиксез үтәлергә тиешле язылмаган канун таләп итү. Аннары кешеләрнең үзләренчә, үз намуслары кушканча уйлый белүләре дә гаять мөһим, куанычлы бер хәл бит әле... Ә.Еники. Үз эшен намусы кушканча эшли, нәрсәдән курыксын? С.Сөләйманова. Бакчасарайга кайтып сезнең күзегезгә күренергә намусым кушмый. З.Бигиев. [Габдулла:] Мин моны сездән яшерә алмыйм, Гәрәй Мингалиевич. Намусым кушмый. Ф.Яруллин. Намус саклау (сатмау) Горурлыкны, үз-үзеңне югалтмау, исемеңә, дәрәҗәңә тап төшермәү. Мин монда намус саклап эндәшми утырдым. Булды, җитте. Түзәр хәлем калмады. Ш.Камал. [Галимов:] Оятсызлар, вөҗдансызлар, намусыгызны саткан нәрсәләр, тунеядецлар сез, сорыкортлар, менә кемнәр. С.Поварисов. Намус эше Кемнең дә булса иң югары әхлакый принциплары чагылган сүзләр, гамәлләр. Картада ул [Гәрәй] зурдан кубып, бөтен җаны-тәне белән бирелеп уйный һәм уен кагыйдәләрен тиешенчә үтәүне намус эше дип саный иде. М.Галәү. Ә инде яңа йортка килгәндә, анысы – колхоз рәисенең намус эше, вәгъдә биргән, үтәсен!.. Г.Гыйльманов. Аның район алдында ике бурычы бар: беренчесе – кара язда, рәис булып эшли башлаганының тәүге атналарында ук, башка күмхуҗларга тиешле фуражны ул үзләренә юллап алып кайтты, ә икенче бурычы – коммунист сүзе, намус эше – биргән сүзне үтәп, ышанычны аклау иде. Ф.Яхин. Намуска көч килү Кыенсыну, оялу, намуссыну. Ни кылганын аңлап алдымы, намусына көч килдеме, әллә минем өчен куркып киттеме? Ә.Еники. Язганнарым башыннан ахырына кадәр хакыйкатьтән генә торганлыктан, намусыма да көч килерлек булмады. Ф.Яхин. Намуска тию Кемнең дә булса тугрылыгыннан шикләнү, кимсетү, абруена тап тидерү. Күрәсең, Тукайның Аллага ышануын исләренә төшерүне алар үз вөҗданнарына кагылу, намусларына тукыну шикеллерәк кабул иттеләр. Ә.Еники. Намуска тукыну к. намуска тию. Намусы килү к. намуска көч килү. – Әй, синең шөребең бушаган, юкка мәшәкатьләнмә! – дигән сүзгә аның намусы килде бугай. М.Гафури. Намусы кузгалу к. намуска көч килү. Әй җаным, теге бәндәнең намусы кузгалган бит. Алып торган акчаларын китерде. Г.Гобәй |