НАМЕ’СТНИК и. рус тар. 1) Россиядә XVIII–XX гасыр башында җирле идарә башлыгы, XVIII гасыр ахырында бер яки берничә губерна башлыгы, XIX–XX гасыр башында чик буе өлкәләрендә югары дәүләт хокуклары булган, хөкүмәт башлыгы исеменнән идарә итүче кеше. Ул Шаһгалидән рус наместнигына шәһәргә керергә рәсми төстә ризалык бирүне һәм шәһәрне аның кулына тапшыруны таләп итә. Р.Фәхретдинов. Кавказның идарәсе аерымча булганга, Кавказ наместнигы азәрбайҗанча гәзитә чыгарырга рөхсәт иткәләгән. Г.Исхакый. Провинцияләр белән наместниклар идарә иткән. Борынгы заман тарихы

2) Монастырь башлыгы ярдәмчесе. – Мине Синод 2005 ел ахырында бирегә [Свияжски монастырена] наместник итеп билгеләде, – ди Силуан атакай. Татарстан



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә