НАМӘХРӘМ и. фар.-гар. 1. Якын туганлык бәйләнешләре булмаганга һәм шәригать буенча бер-берсенә никахлашырга рөхсәт ителгәнгә күрә, бер-берсенә күренергә ярамаган ир-егет белән хатын-кыз (бер-берсенә карата). Бик яратышсагыз да, сез хәзергә бер-берегезгә намәхрәм әле. Г.Бәширов. Намәхрәмгә карау дөрес түгел, дия игътираз итмәгез, бәлки без алу нияте илә карайбыз ---. Ф.Кәрими. – Юләр, мәзәк итеп әйткән сүзгә, мәсәлән, ышанды бит, чынлап ук намәхрәм белән биер, дип уйлады, ахрысы... – диде [хәзрәт] ---. Ф.Әмирхан 2. с. мәгъ. Чит, ят, күренергә ярамаган. Әле сиңа, кач, монда намәхрәм кеше бар, дип әйтергә уйлап кына торадыр идем. Ф.Әмирхан |