НАМӘГЪЛҮМ с. фар.-гар. кит. Билгеле булмаган, мәгълүм түгел, билгесез. Былтыр Һади әфәнде Италия-Төркия сугышының безгә намәгълүм бер сәбәбен ачты. Г.Тукай. Сүзне кем нәрсәдән башлап җибәргәндер – анысы намәгълүм. Ә.Еники. – Хикмәт шунда тагы, – дип өстәде Гафур, – аның кулында бер хат табылган, анда ниндидер намәгълүм кеше аңа, сине агулап үтерәчәкләр, сине хатының агулап үтерәчәк, дип язган. А.Расих



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә