НАМӘ и. фар. иск. 1) Хат, мәктүп, язу. Без, ошбу намәгә кул куючылар – Казан вилаяте, Казан нахиясе, Мәүла Колый карьясе мөселманнары – олуг падишаһыбызның мәрхәмәтле вә тугрылыклы түрәләренә шуны таныклыйбыз ---. М.Галәү. Ахыр барча бикләр ул падишаһтан йөз дүндереп, бу падишаһка бер намә язып күндерделәр. К.Насыйри. И җанымның җаны, ике күземнең нуры, сине бер күрергә зар вә интизар булып, бер кош теледәй намә яздым. Г.Исхакый

2) Кушма сүзләрдә «язу» (3 мәгъ.), «язулы кәгазь» мәгънәсендәге икенче кисәк (мәс., бәяннамә, дәгъвәтнамә, низамнамә, сәяхәтнамә, шәһадәтнамә). Ул [Галимҗан Ибраһимов] әле Сталинга хитапнамә язачак. С.Поварисов // Кушма сүзләрдә китап яки әсәр исемен билгеләгәндә кулланыла (мәс., «Шаһнамә», «Мәхәббәтнамә», «Хаҗнамә»). Мондый балкыш хакында борынгы төрки язмаларның берсе булган «Чыңгызнамә»дә дә искә алына икән. С.Поварисов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә