НАМАЗЧЫЛ с. дини Гыйбадәтләрен җиренә җиткереп үтәп, намазларын вакытында укып баручы. Гали Ваһабовның хатыны Мәрьям абыстай да, яхшы ата баласы булып, алтмыш яшьләренә җитеп килгән суфи һәм намазчыл бер хатын иде. З.Бигиев. Әбием бик дини, намазчыл иде минем. Татарстан яшьләре. Тирә-юнебездә намазчыл кешеләр арта бара. Татарстан яшьләре



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә