НАМА’З УКУ ф. Мәгълүм хәрәкәтләрне (кыям, рөкүгъ, сәҗдә һ.б.ны) билгеләнгән тәртип буенча бер-бер артлы үтәп, шул ук вакытта махсус Коръән аятьләре, зикерләр укып гыйбадәт кылу. Намаз укыр ул ахирәт хатыны, Аһ итәр, күккә чыгадыр төтене. Г.Тукай. Намаз укырга кирәкме – кырык эше кырылып ятса да, кичекмичә, ул үзенең намазын укый, ашар чак җиттеме, шулай ук, бернигә карамыйча, тамак ялгау ягын карый иде. Н.Фәттах. Чөнки аның әтисе – танылган көрәшче, мөселман: намаз укый, мәчеткә йөри! М.Шаһимәрдәнов |