НАМАЗ-НИЯЗ җый. и. сөйл. дини Намаз, дога һ.б.ш. гыйбадәтләр. Аңар [улына] акчаның кадерен бик белеп тотарга өйрәтеп, намаз-нияз белер кадәре генә мөселманча укытып, адрес язарлык, телеграм укырлык кадәр генә русча укытып, аны аякка бастырды [Галим абзый]. Г.Исхакый. Ул намаз-ниязның нәрсә икәнен белмәгәндер. М.Мәһдиев. Күрше апабыз намаз-ниязга бик бирелеп китте. Татарстан яшьләре |