НАМАЗЛЫК и. дини Өстендә намаз укыла торган махсус пакь җәймә яки келәм. Мәгыйшәт алдына намазлыгын җәеп, намазына кереште. Г.Тукай. Артык диндар кеше түгел ул, әмма намазлык өстендә дисбе тартып утыруның үз рәхәте, җанга тынычлык бирүче үз хасияте бар. Ф.Латыйфи. Бөтен көнен намазлык өстендә үткәргән бу изге карчыкның беренче уе тәкъдир хакында булды. Г.Гыйльманов

Намазлык өстендә утырган Гамәл-гыйбадәтләрен тиешенчә үтәп барган, диндар. Намазлык өстендә утырган карчык турында шулай әйтергә ничек телең әйләнә? Ә.Еники



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә