НАМА’З ИЯСЕ и. Биш вакыт намазын калдырмыйча укып баручы, диндар кеше. Яшьрәкләр яланның хуш исле үләненә сузылып ятты, өлкәнрәкләр, кулларындагы уклауларын, чиләкләрен куеп, белгән догаларын укырга кереште, намаз ияләре намазга басты... Г.Гыйльманов. Ул үзе [Сөнгатулла абый] намаз иясе, халыкка да белгәнен җиткерә, хәтем мәҗлесләрендә Коръән укый, җеназаларны оештыра, үлгәннәрнең исемлеген алып бара. Ф.Бәйрәмова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә