НАМАЗ и. фар. дини Исламның биш шартыннан берсе булып, мөселманнарга билгеләнгән вакытларда көненә биш мәртәбә үтәлергә тиешле гыйбадәт, салят. Моннан ике ай элек миңа гүя бөтен халык бердән «намаз!» дип кычкырган, мин исә сикереп торганмын да, ястүме, ахшаммы – тикшермичә, бернәрсә укыганмын. Г.Тукай. Әле иртә иде, Казан мәчетләре өстендә мөэмин-мөселманны намазга чакырган азан тавышлары да тынып өлгермәгән иде. Ф.Латыйфи. Шул ятудан җомга намазын да, капчык һәм он хәсрәтен дә онытып, байтак кына гырлап, борыны белән бүрәнә тарттырып алды. Ф.Хөсни

Намазга басу Дин юлына кереп, тиешле сүрә һәм догаларны өйрәнеп, биш вакыт намаз укый башлау. Ә безнең заманда нәрсә күзәтелә? Берәү намазга басса, әти-әнисенә, хатынына яки иренә, туганнарына катгый итеп шартын куя: әгәр намаз укымыйсыз икән, мин сезнең белән араны өзәм! Р.Юныс. Киресенчә, хөрмәтем генә артты дип, хәтта намазга басуымны да хуплады. Ф.Яхин. Элек әби-бабайлар 40 яшьтән бөтен дөнья мәшәкатен балаларына тапшырып, ахирәт дөньясына хәзерләнә башлаганнар, намазга басканнар, аларны киендерү, туендыру балалар җилкәсендә булган, диләр. Татарстан яшьләре



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә