НАМ и. фар. иск. 1. 1) Исем, ат. Ата-баба рухын аяк астына салып таптау, гүр ияләренең исемен, намын, хатирәсен пычрату, тынычлыгын бозу – бу бит явыз илбасарлар эше. А.Гыйләҗев

2) Данлы исем, яхшы ат; шөһрәт, шан. Сәнең дә йөксәлер бер көн мәкамең, Язылыр, ихтимал, алтынлә намың. Г.Тукай. Ансыз [идеясез] нә нам, нә ихтирам... Г.Ибраһимов. Хәвефсез мәсләкемдә сабит улмак Каһарман намыны алганнан артык. М.Гафури

2. с. мәгъ. Исемле, дип аталган. Габдулла Гыйсьмәти әфәнде үзенең «Ана теле» нам кыйраәт китабында балаларга мисал өчен «кылт итеп исемә төште» дигән сүзне язмаган булса... Г.Тукай

3. намына бәйл. мәгъ. Хакына, хөрмәтенә, өчен. Милли азатлык намына чехка, милли идарәгә, Колчакка тагылдык. Г.Ибраһимов. Авыл кешеләренең дошманны җиңү намына эшләгән тиңдәшсез батырлыклары һәрвакыт күз алдында торып, күңелне кузгалтты. Г.Бәширов

Нам казану иск. Исем-шөһрәт казану, танылу. Нам чыгару иск. Дан, шөһрәт, исем казану



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә