НАЛОГ и. рус Дәүләт тарафыннан билгеләнеп, юридик һәм физик затлар тарафыннан түләнелә торган акчалата мәҗбүри җыем; салым. Җиденче класс укучысы Хәбриев (аның әтисе налог җыючы булып эшли иде) үзенең дәфтәр тышыннан бер хәтәр сүз тапкан. М.Мәһдиев. Кортканың җилкапкасы төбенә утырып, килеп-китүчеләргә налог салган: «Мин – әбинең сиклитәре, кергән өчен ун тәңкә түләгез», – дип әйтә икән. Р.Зәйдулла. Шкаф өсләрендә төргәк-төргәк Налог кәгазьләре саклана... Ш.Галиев. Бер көнне, налог полициясеннән килеп, сараен пыр туздырып, штраф салып киттеләр. Г.Гыйльманов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә