НАКЛАДНОЙ и. рус махс. Нинди дә булса йөкне яисә товарны кая булса илтеп тапшырганда, шул йөк яки товар турында мәгълүмат теркәлгән кәгазь, документ. Үзем юлга чыктым, ә накладнойларымны алырга онытканмын. Г.Бәширов. Йөкләр санын без Фәһимә белән исәплибез, накладнойлар язабыз. Ә.Баянов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә