НАКАТ и. рус Махсус җайланма ярдәмендә нәрсәнең дә булса өслегенә төшерелгән сурәт. Гади генә ванна бүлмәсе дә, стеналардагы сыек яшел фонга йөгертелгән алтын накат та – барысы-барысы аңа тынычлык бирәләр. А.Расих. Стенага төшерелгән накатларның төсе уңды, яңадан төшерергә кирәк. Г.Газиз. Сафирә туташ белгән маляр хатынны чакырып, накат белән диварларны акшарлатты. М.Шаһимәрдәнов |