НАИБ и. гар. тар. 1) Ярдәмче, урынбасар. Анда Үзбәк хан заманында Сарайчык шәһәрендә Үзбәк ханның ике наибе, ягъни баскагы булуы һәм аларның Амәт һәм Самат исемле булулары языла. М.Әхмәтҗанов. Сәгать уннар чамасында аларны консулның мәхкәмәсендә консул үзе, аның наибе, кятибе вә тәрҗеманы бергә булганнары хәлдә каршы алдылар ---. Г.Монасыйп. Гаскәрләрен карау, дошманнарга каршы тору һәм халык эшләрен күзәтү өчен үзенең [рус хөкемдарының] бер наибе була. Р.Фәхретдин

2) Иярүче, дәвамчы



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә