НАЗЫМ и. гар. әд. 1) Шигъри төзелеш, шигырь белән язылган хикәя. Берсе Габдулла Тукаев җәнаплары тарафыннан назым белән язылган «Алтын әтәч» нам бер хикәядер. Г.Камал. Әдәбиятта назым яки нәсер рәвешләре дә әкрен генә бер-берсенә якынлашып, яңа бер форма төзү юлында тәрәкъкый итәләр… К.Нәҗми. Күфи һәм сөлес язулары белән язучы осталарыбыз бар; бәгъзе назым белән язучы шагыйрьләребез бар. Г.Гобәйдуллин

2) Коры рифмага гына корылган, эстетик кыйммәте булмаган шигырь; мәнзумә. Безгә шигырь белән назымны аера белергә күптән вакыт инде. Бу әсәр [«Мияубикә»] – шигырь түгел, бәлки назым вә мәнзумә генә. Г.Ибраһимов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә