НАЗЫЙРӘ и. гар. әд. Башка бер авторның ниндидер әсәре тәэсирендә туган һәм аңа охшатып язылган яңа әсәр. [Тукайның] Кайсы шигыренә назыйрә икәне әйтелмәгән. К.Шамил. Аның «Татар әдәбиятында имажинизм бетерелүе» турындагы манифесты исә чынлап та зур кыюлык булып, заманасында аннан көлделәр, аңа каратып көлкеле пародияләр (назыйрәләр) яздылар. Г.Нигъмәти. Бәлки, шул газаплы ләтыйф истә мин, бәхет мөмкин булып та, бәхетсез уздырган яшьлегемнең назыйрәсен табармын. Ф.Әмирхан |