НАЗЫЙР и. гар. иск. 1) Элекке татар мәдрәсәләрендә шәкертләрне күзәтеп, тикшереп торырга билгеләнгән кеше. Ул иң элек Гали хәзрәтне, назыйрны, барлык мөгаллимнәрне канцелярия бүлмәсенә кертеп яба да ишек төбенә кораллы солдат куя. Г.Ибраһимов. --- мәдрәсәи Мотыйгыя әдибе Габдулла Тукаевның шул мәҗлестә, бик зур муаффәкыять белән, мәдрәсәбезнең яңа назыйры Вәлиулла Хәмидуллин турында укыган бер шигырен язу белән канәгатьләнәбез. И.Нуруллин

2) Министр, вәзир, мөдир, идарәдә җитәкчелек итүче. Әзергә хәзер, хәзергә назыйр. Әйтем. 1920 елның сентябреннән Бохара халык Совет Республикасының хәрби назыйры (министры) була. С.Шакир. Соңыннан гадлия назыйры Җәүдәт паша белән күрештем. Ш.Мәрҗани. Күзләренә Аллаһы Тәгаләнең, үзенә генә махсус сыйфаты илә, кыямәттә хаким вә назыйр булып торуы, фәрештәләрнең саф баглап торулары тәмам күренгән шикелле була. Г.Тукай



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә