НАЗЛЫ 1. с. 1) Иркә, ягымлы; йомшак. Назлы җил, салмак җил китерә Чәчәкле болынның исләрен. М.Шиһапов. «...Син [Атилла] үзеңнең йокы бүлмәңдә искиткеч гүзәл хатынның назлы кочагында үләчәксең», – диләр [юраучылар]. Ф.Дан. Бер вәзир, ни сәбәп иләдер, назлы киемнәрдән, мамык түшәкләрдән, татлы ашлардан аерылып, кортлар, еланнар патшалык сөрә торган мәмләкәткә китте. Г.Тукай 2) Иркәләүне, назлануны, ягымлылыкны чагылдырган (караш, сүз, мөрәҗәгать һ.б.ш. тур.). Назлы карашларың белән, Зинһар, сөеп карама. Х.Фәрхи. Назлы сүзләр көтмә миннән, Үбәргә ашык. Мәхәббәт сүзләр яратмый, Мин – тиле гашыйк. З.Мәхмүди. Аның талчыбыктай зифа буе, озын кара чәче, назлы күз карашы һәм сүзләре, тагын да әллә нәрсәләре, әллә нинди гүзәллекләре мине таң-хәйран калдырып кына түгел, хәтта һушсыз итәләр. Ф.Яхин 3) Нәзберек, талымчан 4) Назланырга, кыстатырга, ялындырырга яратучан. Кызлы кеше – назлы кеше, уллы кеше – юллы кеше. Мәкаль. Әле килгәненә ничә ай гына булды, менә шул арада да, ди, назлы яшь кәләш булып, матурланып, чытлыкланып, куштанланып, ирне кулга алып бетерде, ди. Г.Ибраһимов. Төн буе каравылда йөргән карт!.. Кояш нуры астында йоклый алмаган назлы хатын!.. Бер-берсенә капма-каршы булган бу ике төрле тормыш күңелне болгандырып җибәрә. М.Гафури 2. рәв. мәгъ. Наз белән, йомшак; назланып, иркәләнеп. Әмма шалтыратучы чыннан да ул иде, сөйләшүе ягымлы, артык назлы яңгырый иде ---. Р.Мирхәйдәров. Туйны зурдан кубып үткәрделәр, һәм, ниһаять, ике яшьнең йолдызлы кичләр, айлы төннәр, шаяру-бәхәсләшүләр, кызып китү һәм чак кына үпкәләшүләр белән тулы гомере, ике чишмәдәй бергә кушылып, тирән елгадай тын гына, назлы гына ага башлады. М.Шаһимәрдәнов ◊ Назлы кияү Аш-су, кунак-сый иркәсе. Башындагы бүркен дә үзе салмый, кәләшеннән салдыра! Тәмам назлы кияү булдың инде. К.Тинчурин |