НАЗЛА’У ф. Иркәләү, кадерләү. Сеңлем чыгып киткәч кенә, Назлый идем мин аны; Терелеп китә иде чәчәк, Булгандыр ул да җанлы. Ф.Яруллин. Җырланасы җырымны мин иртәнге һава җилләрендә назладым, кояш нурларында җылыттым. Г.Кутуй. Йосыф үзенең балачагын, әнкәсенең туктаусыз назлавын исенә төшерде... Я.Зәнкиев

Назлап тору Гел, һәрвакыт, һаман назлау. Аңа гына сыенып, аны гына назлап тора торган чәчәктәй нәфис Наҗиясе белән ул [Шакир] кешеләр алдында горур һәм бәхетле булыр кебек ---. Ә.Еники. Ул нурлар озак кына әле яңгырдан соң сизелер-сизелмәс кенә күтәрелгән ефәктәй йомшак җир парларын, күлләвекләрне, үлән, гөл, чәчәкләрне назлап торды. С.Поварисов. Дүртебез генә кич утырган чакларда, Нургалинең мине тоташка назлап торуыннан Саҗидә бераз көнләшеп тә куя иде шикелле. Г.Галиева

Назлап чыгу Баштан-аягына кадәр сокланып карап алу. Камил --- күз карашы белән кала кунагын назлап чыкты. Г.Әдһәмова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә