НАЗЛАНЫШУ ф. урт. юн. к. назлану. Һәр күрешүне бәйрәм итеп кабул итеп, иркәләшеп, назланышып яшәүгә ни җитә. Т.Галиуллин. Ләкин бернинди дә этәрешсез назланышырга бу егет белән кызны табигый тыйнаклыклары тыеп калды. Т.Нәбиуллин. Очрашканда, бер-беренә каршы йөгереп килеп, кочаклашып күрешәләр, озаклап сөйләшәләр, назланышалар... Г.Гыйльманов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә