НАЗЛАНУ ф. 1. 1) Иркәләнү. Алар бергә ашыйлар-эчәләр, назланалар. Г.Гыйльманов. Әй кызым, килче, бер назлыйм әле үзеңне. Ә.Баянов. --- Онытылды назланыр вакытлар, Шәһәрләр, авыллар читендә Ишәйде дотлар һәм окоплар. Ә.Рәшит. Вакытлар үтә, моңарчы ефәк кебек назланган хатыны тагын чыгырыннан чыга башлый. Ф.Яхин 2) сөйл. Кылану, көйләттерү, боргалану. Казанлыларның кунак сыйларга, назланып, ялындырып кына сыйлатырга яратуы мәгъриптә дә, мәшрикъта да билгеле. Ф.Латыйфи 3) Нинди дә булса эшне үтәргә ашыкмау, көттерү, ялындыру. Сөйлә инде, ни хәбәр бар, иптәшем, назланмачы. Г.Тукай 2. и. мәгъ. Иркәлек, наз. Кайнар тән җылысы, назлану сиздергән йокылы тавыш белән, куркып: – Ни булды? Ә? – диде [яшь кияү]. Н.Фәттах Назлана бару Торган саен иркәлеге арту Назлана башлау Соңгы арада назлану галәмәтләре күрсәтү; назланырга тотыну Назлана төшү Бераз назлану. Рәния, назлана төшеп, чыркылдап көлеп җибәрде... А.Вергазов Назланып алу Бераз назлану. [Зөһрә] Чишенеп, әнисе тирәсендә иркәләнеп-назланып алгач, үз бүлмәсенә барып, өстәле артына утырды. Г.Гыйльманов. Хәлен белергә килгәнгә рәхмәт әйтүе булгандыр инде, җилкәмә башын куеп, [аргамак] назланып алды. Мәдәни җомга Назланып бетү Тәмам иркәләнү, иркә затка әйләнү Назланып китү Хәзер, соңгы вакытта назлану Назланып тору Әледән-әле, һаман, гел назлану. – Әй егетләр, кунакларны бүген үк эшләтергә килешми дә инде... Ну, тот әйдә, мәгъзүм, назланып торма! – диде [солдат]. Ш.Камал. Без назланып тормадык, капчык белән икмәк һәм чәйнекне шунда калдырдык та, бабай белән бергә, теге семьялы кешеләр тора торган казармага барып кердек. М.Гафури. Күңелләр күтәренке иде, көлешеп чәкәштеләр, кыстатып, назланып торучы булмады. А.Гыйләҗев Назланып утыру к. назланып тору. Андый кеше гомергә шулай була ул, ашамыйча борнайланып, назланып утыра да соңыннан каткан икмәк кимереп йөри... А.Гыйләҗев Назланып яту Озак назлану. Хатын куенында дүрт ел назланып яттың, җитәр! А.Гыйләҗев |