НАЗЛАНДЫРУ ф. йөкл. юн. 1) Назлануга юл кую; назлы итеп тәрбияләү. Кызларын назландыралар 2) к. назлану. Я, сөйлә инде, назландырма. М.Җәлил. Мәрьям назландырмый гына җыр башлады, башкалар аңа кушылды. Н.Яһудин. Хәдичә назландырып иренә карышкан булды. Р.Гаязетдин Назландыра башлау Назландырырга тотыну. Бала бала инде: Бакый үзе дә үсенеп китте хәтта, бераз гына көйләтә, назландыра башлады. Г.Гыйльманов Назландырып тору Гел назландыру; озак назландыру. Бер дә назландырып тормыйлар тагы үзләре: председатель әйтә тора, тегеләр оркестр уйнаганга тыз-тыз басып һәм күкрәкне мич капкачыдай киереп, президиум өстәле каршына чыга торалар... Ф.Хөсни. Әтиләр Гапсамат турында кабат сүз кузгаткач, әллә ни назландырып тормадым. З.Гыйниятова |