НАЗИК с. фар. 1) Башкаларга карата бик ягымлы, илтифатлы; нәзакәтле. Мәрьям хәзер әүвәлгедән дә артык назик һәм хыялый күренә. Г.Ибраһимов

2) Нәфис, нечкә, игътибар таләп итә торган. --- ләкин хис ягыннан, бәлки, [Сәгыйть Рәмиев] Тукаевтан да назиктер. Г.Исхакый. Ватанлык хисе – самими, назик тойгы, ул бернинди сабак укытуларга мохтаҗ түгел. Р.Зәйдулла. Аһ, ул назик ис – затлы хушбуймы ул, әллә чит илдән кайтартылган ислемаймы, гатыршамы, җофар маемы? Р.Батулла



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә