НАЗ и. фар. 1) Йомшак, ягымлы мөнәсәбәт, нечкә хис, иркәлек, иркәләү. Сыйлый кыз һәм сөя, һәртөрле назлар күрсәтә ханга. Г.Тукай. Хатын ниләр генә кыланмады. Ирен орышып та бакты, елап та карады, сөю хисләрендә исерсен дип, бар булган назын эшкә җикте, тик алар бер-берсеннән һаман ерагая гына бардылар. Я.Зәнкиев. Күңелемдә сагыш-моңнарым бар, Чәчәкләрдән җыйган назларым бар Идел күрке – шушы калага. Р.Ханнанов 2) Көйсезлек, назлылык, кирелек. Даһханә ничә мең наз илә боргаланып, фәйтунга утырып уен бакчасына китте. Ф.Халиди. Углан мең төрле наз белән разый булды. К.Насыйри 3) иск. фольк. Үзеңне сөйдерү максаты белән җырланган гыйшык җыры. Гыйшыктан бака да наз җырлый, ди. Мәкаль. Гыйраклылар кебек сузып хуш аваз, Гыйракый көй белән әйттерде ул наз. Котб 4) күч. Мәшәкать, борчу |