НАЖДАК и. Пыяла, таш, металл, агач кебек материаллардан эшләнгән әйберләрне шомарту һәм чистарту өчен кулланыла торган минерал; комкайрак, кайрак комы. Без үзебез дә – участковыйның наждак алмый торган тиресеннән ясалган малайлар. Т.Галиуллин. Яңа язмадагы хатын-кызның төксе, «колхозный» тавышы колак ярысын наждак белән ышкыгандай итә. Татарстан яшьләре |