НАЁМЩИК и. рус иск. сөйл. Башка кеше өчен ялланып хәрби хезмәткә киткән кеше. Ызбам арты тал гына, булмады ла үземә, Наёмщиклар яллар идем, булмады ла мал гына. Бәет. Наёмщик дигән начар исемне ишетмәгән кеше юктыр. Элек заманда башка берәү өчен ялланып солдатка китүчеләргә бирелгән бу яман ат әшәкелек, усаллык, адәм түгеллекне аңлатадыр. Г.Тукай. Билгеле булганча, Салих ага Сәйдәшев үзенең көйләре (музыкаль драмаларга язган) арасында «иң камиле һәм профессиональ яктан иң югары дәрәҗәдә иҗат ителгәне» дип, Таҗи Гыйззәтнең «Наёмщик» әсәренә язган музыкаларын санаган. Ватаным Татарстан |