НАДАНЛЫК и. 1) Надан булу, белемсезлек, мәдәниятсезлек; җаһиллек. Син гыйлем тупла, наданлыктан уян, Ахирәт көнне надан – эттән яман. Г.Утыз-Имәни. Наданлык түбәнлегендә бик күп йөрдек... Г.Тукай. Галимнәр наданлыкка бер дә түзмәс, Ходаның рәхмәтеннән өмит өзмәс. Җ.Абызгилдин 2) Билгеле бер өлкәне, тармакны белмәү. Исламгали агай хатны кат-кат укыды һәм укыган саен үзенең наданлыгын ныграк сизә барды. М.Мәһдиев. Абзый чын күңелдән Әстерханны Мәккә дип кабул иткән. Наданлык гөнаһ түгелдер, бәлки. Т.Галиуллин |