НАДАН с. фар. 1. 1) Укый-яза белмәүче, өмми. Үзләре шыр надан инде, бичаралар, әлифне таяк дип тә белмиләр. А.Гыйләҗев. – Язу танымый торган шул наданнарның арт күмәчләрен пешереп алырга исәп! – диде ул [Әбүзәр]. А.Тимергалин 2) Аз белемле, мәдәниятсез; хаталар белән сөйләүче яки язучы. Ай уңмаган, юләр сарык, надан сарык, Моннан зуррак бүре башын китер табып! Г.Тукай. Балаларың командир да инженер булгач, надан калу ничектер килешми. Г.Кутуй. Әшәке холыклы, надан, эчкече Фәтхетдиннән котылып, укымышлы һәм кешелекле Сираҗетдин хәлфәгә күчү дә аның [Тукайның] күңелен күтәрми калмаган. И.Нуруллин 3) Нинди дә булса өлкәдән тулы хәбәрдар булмаган, үз белгечлеген түбән дәрәҗәдә, начар белүче, җаһил, томана. Наданлыкның да чиге, чамасы бар: сез надан, мин надан, анысы дөрес. Ну да ләкин сезнең белән чагыштырганда, мин – профессор. М.Мәһдиев. --- нинди өлкәне адәм баласы белмәсә, ул шул яктан надан, ягъни аптыраулы була, шул мәсьәләләргә килеп төртелгәнендә, җаны боз сыйфатына керә... Ф.Яхин. Надан кеше – бәхетсез кеше. Татарстан яшьләре 2. и. мәгъ. Укый-яза белмәүче, мәдәниятсез, белемсез яки аз белемле, караңгы кеше. Табиблар дәваламас авыруын наданның, Дәвала белем белән наданлыгын аның. Й.Баласагуни. Өч наданга алмашынмас бер язу белгән кеше. Г.Тукай. Мин докторлар белән утырырга яратам. Аларда бер сыйфат була: наданмы ул, галимме – сөйләшкәндә ышаныч белән, җирдә үз урынын нык тоеп сөйләшәләр. М.Мәһдиев |