НАГАН и. Махсус системадагы әйләнмә барабанлы револьвер (бельгияле конструктор L.Nagant фамилиясеннән). Халык тынды, минем билдәге наганны күргәч, беразы, куркып, икегә аерылды. Г.Ибраһимов. Нинди егет ул наган тагып, сөйгән кызы янында шарт та шорт атып йөргән? Наган бит – куркыныч нәрсә. М.Мәһдиев. Эссәт әкә, карга капланып, куеныннан наганын чыгарды һәм гөрселдәтеп атып җибәрде. Я.Зәнкиев |