НАВИГА’ЦИЯ и. лат. махс. 1) Суднолар һәм төрле очкычлар йөртү һәм юл сайлау ысулларын өйрәнә торган фән. «Менә бу якта Кассиопея, штурманнар өчен бик кирәкле навигация йолдызы», – дип аңлатып бара [Якуб абый]. А.Гыйләҗев. Навигация мәктәбе. Планетаара навигация

2) Зур сулыкларда, табигать шартларыннан чыгып, елның суднолар йөри ала торган вакыты. Марат, завхоз буларак, аларны, навигация ябылып торган чакларда, гел шкаф тартмасында саклады. Г.Гобәй. Июнь башларында, навигация ачылгач, боларга баржа белән азык-төлек, шул җөмләдән эчемлекләр дә китерәләр икән. А.Гыйләҗев. Навигация чоры

3) Суднолар йөреше, судночылык. Диңгез навигациясе. Елга навигациясе. Елга навигация өчен яраклы түгел



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә