НАВИГА’ТОР и. лат. махс. 1) Навигация (1 мәгъ.) белгече, штурман 2) Дисплейда компьютер челтәрендә булган мәгълүматны карарга мөмкинлек бирә торган мәгълүматлар базасындагы программа, алгоритм яки язулар эзләү алгоритмнары җыелмасы 3) Шундый программа куелган махсус электрон җайланма. Иярченле навигаторлар исә автомобиль йөртүченең йозакны ватарга тырышуын тиз арада диспетчерга хәбәр итә. Ватаным Татарстан |