НАБО’РЩИК и. рус махс. Басмаханәдә хәреф җыючы эшче; наборчы, мөрәттип. Безнең заман үзе яңа, кәгазе яңа, хәтта шул китапны җыйган наборщикның сакалы яңа. Г.Тукай. Җырлыйм Зөбәйдәнең наборщикка Булган көчле гыйшкы турында. Һ.Такташ. К.Мотыйгый, күрәсең, расход тотып читтә өйрәтүгә караганда, әзер наборщиклар чакыру дөресрәк булыр дигән фикергә килгән. И.Нуруллин |