НАБОР и. рус 1) махс. Басмаханәдә нинди дә булса текстны басар өчен җыелган хәрефләр. Баш ягының бик күп оригиналы Юылып, наборлары сибелгән. М.Гафури. Ләкин [Тукай], икенче көнне үк килеп җитеп, [сатираның] наборын тараттырган. И.Нуруллин. Наборга төшерелгән газетаны кире алып менделәр. А.Гыйләҗев

2) Нинди дә булса текстның хәрефләрен һәм билгеләрен компьютерда, машинкада һ.б.ш.да җыю. Китапны тиз арада наборга бирергә кирәк. Казан утлары

3) Хәрби хезмәткә кабул итү, армиягә алу, призыв. Ак билет белән калучыларны яңадан наборга чакыралар. Г.Тукай. Җиденче ел иде, көз көнендә Ул наборга кайтты керергә. С.Хәким. – Мин... армиядә. --- Хәзер десантниклар әзерлим... Менә сезнең шәһәргә яңа набор алырга килдем... Г.Гыйльманов

4) Бербөтен хасил итә торган әйберләр җыелмасы. [Рузинә:] Чәч киптергеч феннар наборы алам әле. Р.Мөхсинова. Узган ел мин, йөреп-йөреп тә кулга рәтле нәрсә төшерә алмагач, гастрономнан бүләк наборы алып кайттым. Г.Мөхәммәтшин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә