НАБАТ и. гар. 1) Чаң кагып бирелә торган ашыгыч һәм шомлы хәбәр (янгын, дошман һөҗүме һ.б.ш.) сигналы. Төн. Набат тавышы. Тавышлар: – Набат, набат, набат! – Сугыгыз! – Мең кабат! Һ.Такташ. Киләчәк һәм үткән арасында Яңрап тора Набат шикелле, Набат шикелле... Х.Туфан

2) Шундый сигнал бирелә торган чаң үзе. Зур набатның көчле тавышы Җир шарында соңгы кат Канлы гыйсъян билгесе булсын! Набат, набат, набат!.. Һ.Такташ

Набат кагу к. Набат сугу. Набат сугу 1) Халыкны тиз тупларга кирәк чакта, тимер белән тимергә сугып сигнал бирү, чаң кагу. Чиркәүдә набат сугыла башлый. Г.Исхакый; 2) Нинди дә булса куркыныч нәтиҗәгә китерәчәк гамәлгә игътибарны көчәйтергә чакырып, куркыту, шомландыру. Тиздән Көннәрне елларга бәреп Набат сугарбыз җир йөзенә!.. Х.Туфан. Трумэн җиң сызганып набат кага, Атом бомбасына баш орып. Ә.Ерикәй. Таулар булып суга алар набат, Россиядән ирек даулап кабат. Ю.Сафиуллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә