НА ы. Ат куганда әйтелә торган сүз; чу. Заһриның аты «тпру» дигәндә чабарга, «на» дигәндә туктарга өйрәтелгән булган. М.Мәһдиев. Ул айгырга очып менде дә чабата үкчәләре белән ике янтыгын да төя башлады: «На, на, на!» А.Гыйләҗев. – Кем малай-шалай, минме? – дип, Хафиз Җәмиләгә усал гына карап куйды да, көр тавыш белән: «Әйдә, малкай, на-а!» – диюенә, Чаптар дәртләнеп кузгалып китте. Г.Галиева |