МЭТР и. фр. 1) Укытучы, остаз. Багдасарян минем иҗади эшләремне тыңлагач, кулымнан тотып, мэтр янына алып барды. Өмет 2) Үз өлкәсендә зур уңышларга, камиллеккә ирешкән кеше. Әмма аларның [шагыйрьләрнең] берсе дә эффектлы кызыл муен яулыклы, мэтр кебек данлыклы түгел һәм портвейнга чиратта да гомуми нигездә басып торалар иде. Р.Мирхәйдәров. Ул – мэтр, җырларны югары дәрәҗәдә башкара. Идел. Туфан Миңнуллин – театр дөньясында мэтр инде ул. Ватаным Татарстан |