МЭ’РИЯ и. фр. Муниципалитет идарәсе; шул идарә урнашкан бина. Күчмәс өчен, мэрия белән бәхәскә кергән йортлар арасында Мәрьям әбинең ак кәҗәләре чемченеп йөри. К.Кәримов. Чирек сәгатьтән шәһәр башлыгы биш минутлык киңәшмә үткәреп ала да, мэрия гадәти ыгы-зыгылы эшкә чума. А.Тимергалин. Казан шәһәре мэриясе, Василий Аксёновка 76 яшь тулу уңаеннан, язучының балачак еллары үткән агач йортны аңа бүләк итәргә карар кылган. Казан утлары



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә