МЭР и. фр. Муниципалитет идарәсе башлыгы (гадәттә шәһәр башлыгы). Нишләсен Басыйр Бариевич, хәләле җылыткан ятактан торып, Иван Ивановичны эчтән сүгә-сүгә киенеп, кабаланып, төче елмаеп, мэр янына барып җитте. А.Гыйләҗев. Аңа дүрт ел элек пенсиягә чыгу сәбәпле эшеннән азат ителгән мэр шалтырата иде. З.Дәүләтов. Мэр, ирешелгән уңышлар белән бергә, җитешсезлекләр һәм эшләнәсе эшләргә дә тукталды. Шәһри Казан |